🚰 Уфада яшәүчеләр суга зарлана
🚰 Уфада яшәүчеләр суга зарлана Инорс, Черниковка, Сипайлово, үзәк һәм шәһәрнең башка районнарында яшәүчеләр хәбәр итүенчә, эчә торган суның төсе сары, аннан «сазлык» яки химик ис килә. Кайберәүләр кайнатканнан соң да болганчык кала, су фильтрларны тиз томалый һәм тиредә ябышкак элпә калдыра, дип раслый. «Уфаводоканал»да әлеге вәзгыятьне көчле явым-төшемнәр белән аңлаттылар: шулар аркасында табигый чыганаклардагы суның төсе үзгәргән. Станцияләрдә чистартуны һәм реагентлар белән эшкәртүне көчәйткәннәр. Ведомствода су нормативларга туры килә һәм куркыныч түгел, ә аның төсе вакытлыча үзгәрде, дип белдерделәр.