Ульяновск "Өмет" газетасы
Новости
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Әнвәр Нургалиев - "Кермәгез, гайбәткә кермәгез!" Гөлфия Шакирова сүзләре, Олег Зиннәтуллин көе. Кермәгез, гайбәткә кермәгез! Буш сүзләр ятьмәсен үрмәгез. Көнләшеп, ялганлап, алдашып, Җир йөзен ямьсезләп йөрмәгез.
Бөтенроссия татар журналистлары форумы Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидение журналистлары өчен оештырылган “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста җиңүчеләр арасында Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе дә бар. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка диплом белән акчалата бүләк тапшырды.
7 ноябрьдә Яңа Малыклы районы Өчкаен авыл мәдәният йортында Нурлат шәһәренең халык театры Наил Гаетбаевның "Кызлар килде авылга" комедиясен күрсәтә.
Яз иде бит әле, Яз иде бит! Кай арада сары көз җитте? Тәрәзәгә карап уфтанам мин: Булды да бетте, дип, Булды да бетте. Бала идем әле, Бала идем! Кайчан гомер уртасы җитте? Яшьлегемне сагынып уфтандым мин: Булды да бетте, дип, Булды да бетте. Үтеп китәр гомер, Үтеп китәр, Йөгереп кенә үткән яз төсле. Үкенмәскә иде, уфтанмаска! Булды да бетте, дип, Булды да бетте... Яз иде бит әле, Яз иде бит... Шәмсия Җиһангирова
Фото
Николаевка район үзәге урта мәктәбендә күркәм һәм мөһим проект - Россия халыкларының “Без төрле, әмма без бергә” дип аталган фестивале старт алды. Ул мәктәп вакыйгасы гына булып калмыйча, уртак идея балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерергә сәләтле булуын да ачык күрсәтте.
«Өмет» редакциясе Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рауза Валиулловадан “Муслим. Ритуал. Сервис” оешмасына рәхмәт белдергән хат алды. «Безнең гаиләгә зур кайгы килде. Энебез Әмир Зәйнулла улы Берхеев СВО – махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Туган ил хакына башын салган туганыбызны 1 октябрьдә Пригородныйның мөселман зиратында җирләдек. Энебезне соңгы юлга озатуга бәйле барлык дини йолаларны да җиренә җиткереп башкарган өчен шәһәребезнең “Муслим. Ритуал. Сервис” оешмасына, аның җитәкчесе Ренат Газизовка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ренат кардәшебез тырышлыгы белән “Солтан” мәчете аркылы Әмир энебезне шәригать кануннары буенча юып һәм кәфенләп күмдек. Сугыш кырында югалган туганыбызны тугыз ай узганнан соң туган якларына кайтарып җирләдек. Әмир энебезнең а…
Читать целикомФото
Бер галим әйткән: "Дөреслектә, бу дөньяда да җәннәт бардыр. Аның рәхәтлеген татый алмаган кеше, ахирәттәге Җәннәткә керә алмас". Аннан: "Ул нинди җәннәт соң?" - дип сорагач, ул: "Иман байлыгы җәннәте", - дигән. Җомга көн мөбарәк булсын
Бүген Өмет газетасының яңа 1920 нче саны дөнья күрде. Почта аша өегезгә яздырып алып яки киосктан сатып алып укыгыз. Шулай ук emet73.ru сайтына кереп, яңалыклар белән танышып барыгыз
Һәрбер көн якты була алмый. Тик һәрбер көннең үз яктылыгы бар.