Бөтенроссия татар журналистлары форумы Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналла...
Бөтенроссия татар журналистлары форумы Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидение журналистлары өчен оештырылган “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста җиңүчеләр арасында Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе дә бар. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка диплом белән акчалата бүләк тапшырды.