Шәмсия Җиһангирова — 12 июля 2026 г. в 14:06:30.797
Шәмсия Җиһангирова * * * Мактаналар күпләр, мин, дип, шөкер, Бу дөньяда дөрес яши беләм, - Кулым биреп күрешмим дә хәтта Файдасы тимәстәй кеше белән. Шактый яшәп, мин дә әйтә алам Бу дөньяда, диеп, дөрес яшим, – Җитәклим дә китәм кулларыннан Тамганнарны күзләреннән яшен... Дөнья кыйммәтләре гел акчага Салып үлчәнгән бу заманада Онытабыз кеше күңеленең Байлыкларын үлчәп карарга да... Мин мөкиббән нечкә күңелләргә, Иманы – саф, җаны – ап-акларга! Бу кыйммәтләр тәтеми күпләргә, Сатып алып булмый акчаларга. Авыр булыр иде яшәү җирдә Күңеле катканнар арасында, – Ярый ла бар әз-мәз шатлыкка да Сөенә белүчеләр бала сыман.

