«Хәлең ничек?» – дигән дусларым бар, — 11 июля 2026 г. в 03:25:43.702
«Хәлең ничек?» – дигән дусларым бар, Дошманым бар йөз кат битлек кигән. Якыннар бар мине өзелеп сөйгән, Күршеләр бар ипи-тозын биргән. Чит-ятлар бар сәлам биреп үткән, Бик күпләр бар миннән җавап көткән. Бар, мин белми, мине белгәннәр, Туганыдай якын күргәннәр. Танышлар бар меңгә бер күрешкән, Кайгы-шатлыкларым бүлешкән... Күңел ачар өчен иптәшләр бар Зур-зур уңышларга ирешкән. Туганнар бар... Якын туганнар бар Җил-салкыннан мине саклаган. Чит-ятлардан мине Яклаган. Тормыш сукмагыннан терәк булып Иңне иңгә куеп атлаган. (Гөлүсә Шахбан)

