Әхмәтле авылы китапханәсе мөдире Зәйтүнә Рәшит кызы Зубарева һәм Казаннан кайткан кунак... — 27 июля 2026 г. в 06:08:20.581
Әхмәтле авылы китапханәсе мөдире Зәйтүнә Рәшит кызы Зубарева һәм Казаннан кайткан кунак - “Казан сезнең белән” волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Гөлфия Фәракша кызы Тазиева патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышлап авыл библиотекасында “Кызыл ромашка” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Муса Җәлил мирасын пропагандалау максатында оештырылган әдәби-музыкаль чарада китапханәгә йөрүче балалар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Тольятти, Ульяновск, Казан, Оренбург шәһәрләреннән җәйге каникулларга авылга кайткан малайлар, кызлар һәм, әлбәттә инде,Әхмәтле авылы сабыйлары катнашты.

