КАРТЛЫК - ҮЗЕ БЕР ШАТЛЫК — 26 августа 2026 г. в 04:07:25.863
КАРТЛЫК - ҮЗЕ БЕР ШАТЛЫК Картайдым дип бик кайгырма әле, Картлык бит ул үзе бер шатлык! Кемгә - тия, кемне урап китә Чәчләргә чал салган бу картлык. Картаймыйбыз әле, бары өлгерәбез, Бакчадагы җимешләр кебек. Яшик әле сөенеп бар булганга Яшь чакларны искә төшереп! Тешем төште, аяк йөрми, диеп Бер кайгырма, эчең пошса да. Бер кулыңа таяк тотарсың да, Ә тешләрне була куйсаң да... Килсен картлык бик елмаеп кына, Тик кайгылар гына килмәсен. Яшәсеннәр яше, карты бергә Кыенлыклар гына күрмәсен. Рәзифә Бәхтигәрәева.

