Аш нигезе — 25 августа 2026 г. в 16:49:12.461
Аш нигезе Фәнис Яруллин Ипидән чыккан җылы пар - Игенче сулышы ул; Йөрәк кайнарлыгын биреп Тудырган кул эше ул. Кара, димә, каткан, димә - Ипине син хөрмәтлә. Ипинең аның агы да Туа кара хезмәттә. Йорт нигезе таштан булса, Аш нигезе икмәк бит. Нигез ташың сүтелмәсен, Ипине син ипләп тот.
165 просмотров

