Беренче сентябрь — 1 сентября 2026 г. в 06:41:45.593
Беренче сентябрь Көзнең бу бер Гаҗәп көне, Әйтерсең лә Чәчәк көне: Һәрбер өйдән Чәчәк чыга, Урамнарга Чәчрәп чыга! Жыела да Уңнан, сулдан, Чәчәк елга Ага юлдан! Мәктәпләргә Алар килде, Бакчаларга Кайтмас инде… Язлар җиткәч, Қиләчәктә, Жимеш бирер Бу чәчәкләр! Шәүкәт Галиев Белем көне белән, дуслар! Хәерле сәгатьтә! #татар_акылы
93 просмотров

