Бүген Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко юбилейлы туган көнен би... — 1 сентября 2026 г. в 04:21:28.427
Бүген Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Александр Михайловичны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм төбәк үсешенә, халыкның көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга багышланган хезмәтендә уңышлар телибез. Александр Михайлович басма матбугат, шул исәптән милли телләрдә нәшер ителүче газеталарның төп таянычы, ярдәмчесе. Ульяновск өлкәсе татарларының горурлыгы булган "Өмет" газетасының эшчәнлеген югары бәяләве, тырыш хезмәте, гадел җитәкче булуы өчен аңа рәхмәтебезне җиткерәбез.

