Инза районы "Ак калфак " оешмасы кызлары өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырды...
Инза районы "Ак калфак " оешмасы кызлары өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар. Бәйрәм чарабыз матур итеп утте. Килгән милләттәшләребез үзләре дә күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бик тәмләп чәйләр эчтек, бергәләп сөйләшеп утырдык. Халидә апаның кыстыбые бик тәмле булды, телләр йотарлык, иде. Рафаэль хәзрәт изге телэклэрен ирештерде, ә Илүсә шигырен укып үтте, ди "Ак калфак" оешмасы рәисе Илүсә Коломак.