Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли мәдәни автономиясе ...
Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган «Зөя буе татарлары» исемле төбәкара фәнни гамәли конференциягә старт бирелде. Делегатлар - Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, галимнәр, өлкә татар автономиясе әгъзалары, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Зөя елгасы башланган, танылган Акчуриннар нәселе чыккан төбәк - Барыш районына юл тоттык. Зөя елгасы үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Идел көньякка таба акса, Зөя аңа каршы ага. Бу Евразия континентында капма каршы якка агучы бердәнбер елга, табигатьнең хикмәте. Барыш районы танылган фабрикантлар, сәүдәгәр Акчуриннарның туган төбәге. Биредә аларның йорты , истәлекле, тарихи урыннар белән дә танышачакбыз.