Ульяновск өлкәсе территориясендә менә берничә ел инде “Күркәм гаиләләр тормышы” дип ата...
Ульяновск өлкәсе территориясендә менә берничә ел инде “Күркәм гаиләләр тормышы” дип аталган уникаль проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында төбәгебезнең иң яхшы, күпләргә үрнәк булырлык гаиләләре турында китап нәшер ителә. Күптән түгел «Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” китабының җиденче томы укучыларга барып иреште. Өлкәбезнең үрнәк гаиләләре арасында милләттәшләребез дә шактый. Павловка районында гомер кичерүче Абуталиповлар гаиләсе - шундыйлардан. Җирле татар милли мәдәни автономиясе рәисе, РФнең атказанган укытучысы Шамил Абдуллаҗан улы белән Вәсилә Зиюк кызы 1983 елның 24 декабрендә Муратовка авылында гаилә корып җибәрәләр. Бәхетле, бар яктан да үрнәк пар 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә 4 оныклары бар. Абуталиповлар гаиләсе белән "Өмет" газетасының киләсе санында якыннан таныштырырбыз.