Фәнис Яруллин иҗаты
Фәнис Яруллин иҗаты *** Бик биектән кошлар очып бара, Ишетелми канат тавышлары. Язылып кала бары офыкларга Җаннарында йөрткән язмышлары. Укый гына белү кирәк безгә Ни язылган анда - күк йөзенә. Күкләр серле - анда ниләр барын Күрә алмый маңгай күзе генә. 2005
223 просмотров
Канал в каталоге Максиметера
430 подписчиков · Госорганы и учреждения