Перейти к содержимому
Максиметер

Иске Кулаткының Сафия" мәчетендә мөселман хатын-кызларының икенче район форумы узды. Ул...

Иске Кулаткының Сафия" мәчетендә мөселман хатын-кызларының икенче район форумы узды. Ул "Исламда балаларны тәрбияләү" дигән темага багышланган иде. Форумда шәрәфле кунаклар - "Биләр" мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, өлкәнең өлкән мөгаллимәсе Гөлчәчәк ханым Тлявлина, өлкәнең көньяк районнары мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, "Сафия" мәчете имамы Фәрит хәзрәт Азизов, өлкәнең 5 районыннан һәм Иске Кулаткы районы авыллары һәм эшчеләр бистәсеннән мөгаллимәләр, абыстайлар катнашты. Форум районның өлкән мөгаллимәсе Асия ханым Кәримова тырышлыгы белән оештырылган иде. Форумның төп темасы - яшь буынны тәрбияләү. Мөгаллимәләр мәчетләр каршында җәй вакытында узган лагерьлар эше, район балаларының Ульяновскида "Биләр" мәдрәсәсендә белем алулары һәм ял итүләре, ислам дине нигезләрен өйрәтүдә файдалы алымнар турында чыгыш ясадылар һәм киләчәк эшләр хакында фикер алыштылар.

411 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

426 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.