БАР ДА ВАКЫТЛЫЧА — 3 октября 2026 г. в 04:27:55.668
БАР ДА ВАКЫТЛЫЧА Бакыйлыгын җуеп, фаныйлыкка Китәр өчен килеп, кем ота? Бозгын боҗра – нәфес, күпмебезне Саташтырып шайтан котырта. Һәр кылыгын үз файдасы итеп Асыл кешелеген корыта... Таныш безгә – зурлык тантанасы, Җирләнмәгән кара хурлык та. Ачылмаган күпме сер катламы Безне кеше иткән орлыкта Мәрткә китеп ү йоклый… коллыкта… Тәкәбберләр борын чөйсәләр дә, Адым саен тоеп өстенлек, Бар да үтә, бар да вакытлыча Юлламабыз кыска, – өч көнлек. Без барчабыз мосафирлар гына Сынау капкынына юлыккан. Актан да ак калып булмый икән Кимсетелгән чакта юклыктан... Дөнья мәхрүм кунакчыллыктан. Кем киметә, кем арттыра ала Төгәл билгеләнгән ул санны, Патшамы син, колмы, бер үк тәкъдир – Тигезли дә, Өч аршин җир йота инсанны. Комсызланып, шашып азынган да Хуҗа булмас бөтен җиһанга. Савапсызлык, тәүбәсезлек белән Якынайдык яңа туфанга.. Бар дөньяны ялкын ялмау мөмкин Сакламасак әгәр без аны... Күпләребез яшәү серен аңлап, Күтәрелмәде дә югары. Гөнаһын да кылдык… Төрле якка Чөйде безне тормыш юллары. Кичер, Раббым, җисми теләк изгән, Баш итмичә авырлыкка түзгән Адәми зат идек ни бары… Суфиянов Айрат