Карсун районы Нугай иле мәктәбенең 1 һәм 4 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гүзәл... — 2 октября 2026 г. в 17:34:14.928
Карсун районы Нугай иле мәктәбенең 1 һәм 4 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гүзәл Камалетдинова белән Рушания Байтирәкова җитәкчелегендә ветеран укытучыны Укытучылар көне уңаеннан котладылар. Фәтхия Фәткелкадир кызы Великова бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, ул берничә буын кешеләре өчен яраткан укытучы, киңәшче, олы тормыш юлына басарга, дөрес һөнәр сайларга ярдәм итүче дә. Фәтхия апа Великова озак еллар дәвамында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул балаларда туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли, аның укучылары өлкә күләмендә үткәрелгән һәм региональ олимпиадаларда катнашып һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Укытучылар һәм укучылар Фәтхия апага шигырьләр сөйләделәр, теләкләр теләп, үзләренең куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.