Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчетендә өлкәдә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган...
Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчетендә өлкәдә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле, иманлы милләтпәрвәр Асия хаҗия Галәветдин кызы Мөлекованы искә алу кичәсе уза. Асия апа Мөлековага 28 июньдә 85 яшь тулган булыр иде. Ул узган елның декабрендә арабыздан китте. Очрашу кичәсендә Асия апаның тормыш иптәше Мөстәкыйм абый, якыннары, "Өмет " газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, озак еллар дәвамында аның белән аралашып яшәгән дуслары һәм шәкертләре җыелган. Асия Мөлекова өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы , «Өмет» газетасының якын дусты иде. Асия Галәветдин кызы озак еллар татар хатын кызларының «Ак калфак» оешмасын җитәкләде һәм аны ил күләмендә танытты. Аннары өлкәнең мөселман хатын кызлар союзының һәм Дин дәресләре мәктәбен әйдәп барып, йөзләгән шәкерт тәрбияләде. Мәҗлестә Үзәк Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръән Кәримнән сүрә укып, Асия апаның рухына багышлап дога кылдырды. Кичәдә катнашучылар Асия апа турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге чараны оештыручыларга, аеруча да Асия апаның иң якын фикердәше, ярдәмчесе, шәкерте Нурия Татлыевага рәхмәт сүзләре ирештерделәр.