Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен, Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен, Әлегәчә гади булган бар нәрсәне Әллә нниди сихри ямьгә төргән өчен. Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен, Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен, Күңлемдәге сулып барган гөлләремә Яшәртүле яшәү көче биргән өчен. Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен, Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен, Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне Гомер буе саклап кала белгән өчен. Шамил Маннапов