Гомер буе тыйнак кына сөеп яшим,
Гомер буе тыйнак кына сөеп яшим, Хафаланмыйм, һич кенә дә мин ашыкмыйм. Тәмен беләм, назын тоям ул сөюнең, Керсез, тапсыз мәхәббәткә мин гашыйкмын. Тормыш миңа әлифбасын бүләк итте, Яратуның җаен беләм, сүзен беләм. Кирәк икән аның өчен суга төшәм, Саф сөюне хаклар өчен утка керәм. Мәхәббәтнең бөеклеген тояр өчен, Мең терелеп, мең кабаттан туу кирәк. Сыналганда, егылганда тора алсаң, Син сөюнең талисманы инде, димәк. Гайбәт сүзләр аз булмады юлларымда, Димәк, мине яратучы аз булмаган. Ихлас кочак адарына иң якынга, Канатларым башкаларга сарылмаган. Гашыйк булу бер күрүдән гомерлеккә, Тугры калу шул сөюгә язмыш буе – Мондый сөю ул гашыйклар өчен генә, Җитми аңа хыянәтнең зәгыйфь буе. Мең кат үлчим, мең кат уйлыйм мин шул хакта – Бу мәхәббәт нигә шулай яндыра соң? Гомер буе гашыйк яшим шул сөюгә, Барыбер дә йокылардан калдыра шул? Шөкер димен, үкенмимен һич кенә дә, Язмыш бүләк иткән шушы назлы язга. Мин бит яшим гомер буйларына синдә, Сөю бүләк иткән татлы, язлы назда. Бер көн белән түгел, еллар, гомер буе, Мин көтмәдем мәхәббәттә чиратларны. Күргәнем юк, хәтта ишеткәнем дә юк, Мин ярата белмим дигән ир-атларны. Гашыйк күңел белән яшим сөюләрдә, Яратканны гына гомер яратыплар. Барысы да шундый татлы, назлы, язлы, Еллар гына дәшә җанны дулатыплар. Яратырга дигән шигар җанда калыр, Киткәндә дә калыр җанда бу мәхәббәт. Миңа шундый сөю бүләк иткән өчен Аллаһыма, сиңа, миңа мең – мең рәхмәт. Вазыйх Фатыйхов.