Ризван Хәкимов:
Ризван Хәкимов: "Сөю кабатланмый" Бу дөньяда берни яңа түгел, Бер-бер артлы бар да кабатлана. Кабатлана көзнең салкыннары, Һәм җилбәзәк яз да кабатлана… Кабатлана, шулай кабатлана, Гомерләрне еллар санап бара. Бик аз гына үзгәрешләр белән Шатлык-кайгылар да кабатлана… Таң алдыннан сүнгән йолдызлар да, Кичләр җитү белән кабат яна. Бу дөньяда берни яңа түгел, Бу дөньяда бар да кабатлана.