“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясе дәвам итә. Аңа беренчеләрдән булып Иске Ма...
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясе дәвам итә. Аңа беренчеләрдән булып Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче күренекле якташыбыз – Казан нотариаль округы нотариусы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Минҗия Махмутова кушылды. Киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел Минҗия Миннәхмәт кызы үзенең авылдашларына – туганнарына һәм күршеләренә, авылның педагогик хезмәт ветераннарына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте. Киләсе елның беренче яртыеллыгында авылның тагын 10 гаиләсенә һәр җомга көн саен өлкәбездә татар телендә чыгып килүче газета килеп торачак. Минҗия Махмутованың әлеге гамәле күпләр өчен үрнәк булырдык. Ул туган авылын, татар телен, динебезне яшәтүгә үз өлешен кертергә тырыша. Өлкәбез күләмендә таралучы, татар халкының горурлыгы, йөзек кашы булган бердәнбер татар газетасын саклап калуга мөһим өлеш керткән өчен Минҗия Махмутовага рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз һәм аңа, гаиләсенә исәнлек, уңышлар телибез.