Бүген өлкә татар милли-мәдәни автономия-се рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Мактау...
Бүген өлкә татар милли-мәдәни автономия-се рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины, "Өмет" газетасының даими хәбәрчесе Рифгат Фазулла улы Ахмедуллов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рифгат Фазулла улын чын күңелдән юбилейлы туган көне уңаеннан котлап, хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар һәм гаилә бәхете телибез. Ул абруйлы, милләт җанлы җитәкче буларак “Өмет” газетасын таратуга һәм танытуга зур өлеш кертә. Менә ике дистә елдан артык инде милләттәшләребезне Сембер төбәгендә туып үскән күренекле, мәшһүр шәхесләр, аларның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып бара. Укучылар бай эчтәлекле һәм тирән мәгънәле һәр мәкаләсен көтеп алалар һәм яратып укыйлар. Рифгат Фазулла улына тагын озак еллар редакция белән хезмәттәшлек итәргә, милләтебезгә хезмәттә булырга насыйп итсен.