Ульяновск өлкә мәгариф министрлыгы һәм өлкә мәгариф үсеше институты тарафыннан ел саен ...
Ульяновск өлкә мәгариф министрлыгы һәм өлкә мәгариф үсеше институты тарафыннан ел саен "Иң яхшы ана теле кабинеты" конкурсы үткәрелә. Быел Иң яхшы татар теле кабинеты исеме өчен биш мәктәп көч сынаша. Шуларның берсе - Ульяновск шәһәренең 28 нче гомуми белем бирү мәктәбе. Бүген жюри әгъзалары әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән таныштылар. Мәктәп директоры Әзгать Фәизов белдергәнчә, мәктәптә 786 бала белем ала, 244е татар баласы. Шуларның 104е ана телен өйрәнә. Татар теле барлык сыйныфларда да класстан тыш дәресләрдә 2шөр сәгать өйрәнелә икән. Башлангыч сыйныфларда Лиана Фаяз кызы, ә 5-11 сыйныфларда Диана Тишина укыта. Мәктәп директоры шатлыклы хәбәр дә җиткерде, 2028 елдә мәктәпкә капиталь ремонт ясау каралган. Киләсе атнада Барыш районының Калда мәктәбенә, Димитровград шәһәренең Г. Тукай исемендәге 22 нче һәм 9 нчы мәктәпләренә һәм Карсун районының Нугай иле мәктәбенә барып, ана теле кабинетларына бәя бирәчәкбез, ди өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова.