Россия Журналистлар берлегенең Ульяновск бүлегенең отчет сайлау конференциясе узды. Анд...
Россия Журналистлар берлегенең Ульяновск бүлегенең отчет сайлау конференциясе узды. Анда Россия Журналистлар берлеге әгъзалары - "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов һәм редакциянең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова да катнашты. Исхак Хасибулла улы - берлекнең идарә әгъзасы - милли телләрдә нәшер ителүче газеталарның уңышлары һәм проблемалары турында фикерләрен җиткерде. Рузия Генерих кызы берлекнең ревизия комиссиясе рәисе буларак чыгыш ясады.