Кичке атыш тынган минутларда,
Кичке атыш тынган минутларда, Казан, сиңа сагынып хат язам, Гади бер солдатның хаты итеп, Каршы ал һәм җавап яз, Казан! Кайсы адресыңа җибәрсәм дә, Почта кемгә илтеп бирсә дә, Кайсы гына гражданың укыса да, Кемнән генә җавап килсә дә – Барыбер. Иске дуслар сыман Язышырбыз. Чөнки бу көннәр – Кош теледәй хат та халкыбызның Зур бердәмлек байрагы булып җилфердәр. Дары исе сеңгән конвертыма Йөрәгемнең бер бөртеген саламын, Һәм ул илтер Волга яры – Сталинград сугышларын Кичкән сугышчыларның сагыну сәламен. Син алып бар Дон сулары үткән Сугышчының иң кадерле уйларын, Почмагында кунган тузан хәтерләсен Украинага илткән сугыш юлларын. Син хәтерләт Төньяк Донец суын Сугышып кичкән канлы таңнарны. Сандугачлы урманнары буйлап Тынмый йөргән туплар яңравын. Атыш кыза. Хатым тагын бүленә, Куллар тагын минометка ябыша. Хат бүленми! Юллар дәвам итә Шаулап киткән мина тавышында. (1943 ел) Фронтовик шагыйрь Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) (10.10.1906-1943) #бу_көн_туган_көн