ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!!
ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!! "Өмет" газетасына альтернатив подписка дәвам итә. Әлеге акциягә Мәләкәс районы башлыгы , Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар милли мәдәни автономияләре рәисе Азат Мидаров кушылды. Ул үзенең авылдашларына - Мәләкәс районы Сабакаево авылында яшәүче 80 гаиләгә "Өмет" газетасына подписка бүләк итте. Азат Рәшит улына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек, уңышлар телибез. Шундый асыл татар уллары булганда "Өмет" ебез яшәр, милләтебезгә хезмәт итәр!