Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә күптән түгел тантаналы рәвештә мәчет ачылды. ...
Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә күптән түгел тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Шатлыклы вакыйга, мәчет каршында балалар өчен "Якшәмбе мәктәбе" үз эшен башлап җибәрде. Татар телен һәм дин сабакларын өйрәнергә балалар әниләре белән килгән иде . Беренче дәрес мәчетне сафка бастыручы Рәфис абыйга һәм гаиләсенә, җиһазлар куючы Амерханов Руслан командасына рәхмәт сүзләре белән башланды. Барчасына да аңлаешлы булган кыскача вәгазь һәм төрле биремнәр белән үтелгән дәрес өчен әниләр рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәчет исеменнән балаларга бүләкләр тапшырылды. Дәресләрне шушы авылда озак еллар мәктәптә укыткан, күптән түгел "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Фәридә Нәҗип кызы Молоткова алып бара. Аның игелекле эшләре дәвамлы булсын. Фәридә ханым балалар һәм ата аналар арасында "Өмет" кә яздыру эше дә алып бара. Аңа уңышлар телибез һәм рәхмәт белдерәбез.