Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең 20 төбәгеннән татар журналистларын Форумга җыя
Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең 20 төбәгеннән татар журналистларын Форумга җыя 14-16 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак. Җыенга Россия Федерациясенең 20 төбәкгеннән 50дән артык татар журналисты килүе көтелә. Форум эше Бөтендөнья татар конгрессы бинасында рәсми ачылу тантанасы белән башланып китәчәк. Өч көнлек эш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” медиахолдингы җитәкчелеге белән очрашу, Бөтендөнья татар конгрессының яңа интернет-порталы презентациясе, журналистлар һәм блогерлар Альберт Шакиров һәм Рамис Латыповтан мастер-класслар, Казан халык һөнәрчелеге техникумы эше белән танышу һәм профильле мастер-класс, Габдулла Тукай каберенә һәм Габдулла Тукайның әдәби музеена бару, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин батырлыгы турында сөйләүче Рәис Зариповның “Беренче һәм бердәнбер” китабын тәкъдим итү булачак. Мәдәни программа кысаларында исә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Хусаиновның “Әни килде” спектаклен карау һәм “Мир”кинотеатрында Т.Миңнуллин пьесасы буенча “Әниләр һәм бәбиләр” фильмын карау күздә тота. ТУЛЫРАК