IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының беренче эшлекле көне К. Тинчурин (элеккеге...
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының беренче эшлекле көне К. Тинчурин (элеккеге Камал) театрында Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектаклен карау белән тәмамланды. Шулай ук форум делегатлары Татарстанның халык артисты Ирек Хафизовның юбилей кичәсендә дә булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Ирек Хафизовка конгрессның иң дәрәҗәле бүләген "Татар милләтенә күрсәткән хезмәте әчен" медален тапшырды. Соңыннан журналистлар кичке Казанн һәм Казансу буйлары белән таныштылар.