IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының өченче көне Бөтендөнья татар конгрессның м...
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының өченче көне Бөтендөнья татар конгрессның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җитәкчелегендә башланып китте. Журналистларны конгрессның башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Очрашуда язучы Рәис Зариповның Советлар Союзы Герое Гыйльман Батыршин турындагы "Беренче һәм бердәнбер" китабы журналистларга тәкъдим ителде. Конгрессның Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимов Батыршин батырлыгына багышланган шигырен укыды.