Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Бәйрәм кысалар...
Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Бәйрәм кысаларында район администрациясе, өлкә татар милли мәдәни автономиясе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Анда балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре уртак проектлар турында фикер алыштылар, киләчәккә планнар төзеделәр. Татар теле һәм мәдәнияте көнендә өлкә, район һәм Димитровград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе вәкилләре катнашты.