Күңелемә көзләр килде,
Күңелемә көзләр килде, Дөньялар сары, сары. Сары дөньяны агартып, Эх, яусын иде кары. Сары сандугачлар кунып Саргайтты тирәгемне. Дөнья сарылыгы чәнчи Сагышлы йөрәгемне. Учларымны җәеп торам, Ак кар ява икән дип. Энҗедәй ак кар дигәнем Кырказ яше икән бит. Көзләр белән китсен иде Дөньямның моңы-зары. Сары дөньямны агартып, Эх, яусын иде кары. Рәшид Ягъфәров
157 просмотров