Бүген борынгы Сембер төбәгенә мөхтәрәм кунак килде - Татарстан Фәннәр академиясе акаде...
Бүген борынгы Сембер төбәгенә мөхтәрәм кунак килде - Татарстан Фәннәр академиясе академигы, күренекле галим, профессор Искәндәр Гыйләҗев. Искәндәр Аяз улы Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентлары каршында «Хәйрия юллары: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» темасына чыгыш ясады. Ул Сембер хәйриячеләре, аларның игелекле эшләре турында бик тә кызыклы итеп сөйләде. Аның чыгышында Сембер губернасы мөселманнарының мәдәни, дини һәм сәяси тормышында сизелерлек эз калдырган сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм химаячеләр - танылган Юнусовлар, Акчуриннар, Бахтеевлар турында сүз барды. Әлеге чара Ульяновскиның "Сәдака" (җитәкчесе - Руслан Хаймурзин) һәм Казанның "Мәрхәмәт кулы" (Гөлшат Валиуллова) хәйриячелек оешмалары тарафыннан оештырылган иде.