2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу инициатива зур һәм күпми...
2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу инициатива зур һәм күпмилләтле илебез халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән. Ульяновск шәhәренен 55 нче мәктәбе бу вакыйганы бәйрәм итүгә актив кушылды. Бүген "Халыклар күп - Россия бер" фестивале үтте. Чарада балалар Россия территориясендә яшәүче төрле этносларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм теле белән, башкорт җырларыннан алып удмурт әкиятләренә кадәр, якут эпосыннан алып калмык фәлсәфәсенә кадәр таныштылар. Барлык милләт вәкилләре арасында үзара аңлашуга, ихтирамга һәм дуслыкка аерым игътибар бирелә, дип хәбәр итә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кәримова.