Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул — акыл эше дә. Яратканда, кешенең кашына да ...
Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул — акыл эше дә. Яратканда, кешенең кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын да, ниһаять, эш-кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә, әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була ала. Димәк ярату хисе дә — кешенең үз ихтыярында: теләсә — ярата ала, теләмәсә — юк. Әмирхан Еники