Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Су буенда– ап-ак казлар, Урманнарда– алтын яфрак, Бакчаларда– татлы алма. Әй, син, Кешем! Дөнья мәшәкате диеп, Шул бәхетне күрми калма. Ак каз кебек ап-ак күңелең, Алтын яфрак кебек ярың, Сөюегез– татлы алма. Әй, син, Кешем! Дөнья мәшәкате диеп, Шул ләззәтне тоймый калма. ...Үтеп бара ап-ак гомер. Узган еллар– алтын яфрак. Алдагысы– татлы алма! Әй, син, Кешем! Дөнья мәшәкате диеп, Гомер кадерен белми калма! 7.10.1999