💫Ата хакы, ир хакы
💫Ата хакы, ир хакы (Мөнәҗәт) Ата хакы – олы хак ул, белегез сез, Ата хакын хаклау юлын күрегез сез. Ата хакын хаклап яши өйрәнсәгез, Рәхәт тормыш кичерерсез күбегез сез! Ир-ат хакы – бик олы хак, белик шуны, Ирле кеше җиңеп чыгар утны-суны. Тәрбия итик ир баланы, ир-атаны, Яшик гөрләп, тотынышып кулга кулны! Ата-баба нигезләрен саклый белик, Ата-баба хәтерләрен хаклый белик! Угланыбыз Ата булсын, Бабай булсын, Нәселебез ышанычын аклый белик! ✍Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА