Иртәгә, 6 ноябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1921 нче саны дөнья күрәчәк. Милли газетабы...
Иртәгә, 6 ноябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1921 нче саны дөнья күрәчәк. Милли газетабызның яңа саны нинди яңалыкларга бай соң? Халыклар бердәмлеге көнендә Ульяновскиның “Губернаторский” халыклар дуслыгы мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елын озайтырга кушты. Губернатор Алексей Русских Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбен капиталь ремонтлау нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм төзекләндерүне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Майна бистәсе мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Табиб-кардиолог Ринат Рафаил улы Бурнашев “Земство докторы” дәүләт программасы буенча шәһәрдән авыл җиренә күченгән. Ульяновск шәһәренең "Киндяковка" мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нур" татар халык театры яңа сезонын башлап җибәрде. Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында Дан аллеясын ачу тантанасы узды. Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете ашханәсендә СВО зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу узды. Яңа Малыклы районы Әбдери авылы волонтерлары СВО - махсус хәрби операция зонасына озату өчен мендәрләр тегә.
Канал в каталоге Максиметера
428 подписчиков · Госорганы и учреждения