Республикабыз горурлыгы — хезмәт кешеләре!
Республикабыз горурлыгы — хезмәт кешеләре! Шакиров Илнар Васыйл улының исеме Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасына кертелде. Шакиров Илнар Васыйл улы ООО АПК Ашитбаш хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренең берсе. ООО АПК Ашитбаш хуҗалыгы хәбәр итүенчә, Илнар Васыйл улы авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы өлкәсендә 29 ел дәвамында намуслы хезмәт куя. Ул югары класслы белгеч: барлык кыр эшләрен сыйфатлы башкара, тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшыра, эшкә намуслы караш үрнәге булып тора. “Горурланабыз,”- ди алар ООО АПК Ашитбаш хуҗалыгының ВК төркемендә: vk.ru/wall-225927801_106. Киләчәктә дә Илнар Васыйл улына яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез! 📌Үзегезне яки якыннарыгызны gordost.tatar.ru платформасында таба аласыз.