Миннән ташыган бөтен әйбер дә бикле ишекнең теге ягында калган. Аларны кире бирергә җые...
Миннән ташыган бөтен әйбер дә бикле ишекнең теге ягында калган. Аларны кире бирергә җыенучы да күренми. Үзеңнеке икәнлекләрен исбатла, дигән. Бигрәк шәп әйткән! Мин алай булдыра алмадым шул. Кире керттеңме дип сорыйсыгыз киләдер инде, әйеме. Кертмәдем әле: нәрсә эшләргә икәнен ахыргача хәл итеп бетермәдем. Ул чыгып киткәч түккән күз яшьләрем өчен генә үкенәм. Сыңар яшемне дә төшерәсе булмаган икән. Гомумән, ир-атлар өчен еларга кирәкми икән. Мин сезгә шуны әйтмәкче идем. Анонимно