Исэнмесез тушәкләр.Без авылда яшибез.Эчемне бушатасым килә сезгә,мин бирә-бирә туйдым, ...
Исэнмесез тушәкләр.Без авылда яшибез.Эчемне бушатасым килә сезгә,мин бирә-бирә туйдым, булышып туйдым кызлар! Ирем белән 60 ка җитәбез, әле дә шул балалар нужасыннан чыкмаган. Әле дә булса, сөйрәлеп, кош-кортын асрыйбыз, узебез бозау боты сатып алып, өчкә өч балага биреп җибәрәбез. Үзебез өчен яшәдекме? Юк! Өйләнешкәч, иремнең, үземнең әти-әни эшен эшләп, аларны больницага алып барып, алып кайтып, үлгәнче тәрбияләдек. Аннан балалар китте, хәзерге көнгә кадәр шул балалар. Бер дә кирәкми әни, әти, дип әйтмиләр. Шәһәр квартирасында алдылар ичмасам, авыл, район җирендә булса, бераз үзләре асрарлар иде. Инде хәзер оныкларга булышабыз. Урыслар әйтмешли ДАЙ, ДАЙ, ДАЙ ,кайчан узебез өчен яшәрбез икән дим.Анонимно