😱🚔 8 – 13 июнь көннәрендә Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган — 16 июня 2026 г. в 16:00:04.847
😱🚔 8 – 13 июнь көннәрендә Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт вакыйгасында 1 кеше җәрәхәтләнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Осиноводан Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлына чыга торган юлда «Хендэ Гетц» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, тиешле тизлек сайлый алмавы нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып, машинасы белән металл баганага барып бәрелгән һәм шуннан юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә, йөртүче тән җәрәхәтләре алган. ❗️Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, дуслар!

