🪞😉 Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә? — 16 июня 2026 г. в 15:10:01.840
🪞😉 Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә? Кайбер кешеләр турында: “Күңел матурлыгы тышкы кыяфәтендә чагылыш тапкан” дип әйтәләр. Әлбәттә, һәрберебез дә күркәмлеккә, матурлыкка омтыла. Әмма күңел дөньябыз буш булса, эчке матурлыгыбыз булмаса, тышкы матурлык та күзгә күренми. Аллаһы Тәгалә безне – кешеләрне төрле итеп яраткан, бу аның Кодрәте. Ә менә эчке дөньябызның гүзәллегенә, холкыбызның төзеклегенә үзебез дә тәэсир ясый алганны барыбыз да беләме икән? Шуңа да һәрвакыт көзгедән караганда, үз-үзебезгә карап әлеге доганы укыйк: اَللَّهُمَّ أَنْتَ حَسَّنْتَ خَلْقِي فَحَسِّنْ خُلُقِي "Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый" "Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә". Айсылу Юлдашева

