Үлән табын ничек бетерергә? 🌿🚿 — 30 июня 2026 г. в 13:40:02.006
Үлән табын ничек бетерергә? 🌿🚿 Җәен киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Аеруча балалар тиз пычрана. Киемне юар алдыннан 30 минутка тозлы суга (1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы исәбеннән тоз кушыла) салып торырга кирәк. Аннан кер сабыны ышкып, җылымса суда юарга. Аш серкәсе дә тапларны бетерергә булыша. 100 мл җылы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга кирәк. Яки таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә. 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була. Чыганак: Файдалы киңәшләр

