Һәрвакыт сәламәт тормышны сайлыйбыз! 🍏✨ — 30 июня 2026 г. в 12:00:05.152
Һәрвакыт сәламәт тормышны сайлыйбыз! 🍏✨ Мамадыш-Әкил авылы китапханәсендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Безнең сайлау – наркотикларсыз дөнья» дип исемләнгән мәгълүмат акциясе һәм профилактик әңгәмә үтте. Чараның төп максаты — сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм яшьләребезне зыянлы гадәтләрдән саклап калу. Очрашу барышында китапханә мөдире Гөлназ Салаватова наркоманиянең нәрсә икәнен, бу афәтнең кеше сәламәтлегенә һәм киләчәгенә нинди зур зыян китерүе турында җентекләп сөйләде. Яшьләр әңгәмәдә бик актив катнаштылар: үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар һәм дөрес тормыш юлын сайлауның мөһимлеген ассызыкладылар. Чара ахырында һәрбер катнашучыга файдалы мәгълүматлар тупланган махсус буклетлар өләшенде. Сәламәтлек — иң зур байлык, аны бергә саклыйк! 💪📚

