👩⚕️ 15 июль — акушер-гинекологлар көне! — 15 июля 2026 г. в 14:12:35.652
👩⚕️ 15 июль — акушер-гинекологлар көне! Бүген без Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең көчле һәм тәҗрибәле коллективы белән горурланабыз. Хастаханәдә 23 акушер-гинеколог хезмәт куя. Алар Яшел Үзән шәһәрендә генә түгел, районның барлык авыл һәм бистәләрендә яшәүче хатын-кызларга да сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә. Хөрмәтле табиблар! Сезгә җаваплы хезмәтегез, игътибарыгыз, шәфкатьлелегегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм рәхмәтле пациентлар телибез. Һөнәри юлларыгыз уңышлар белән тулылансын, һәр яңа көн яраткан хезмәтегезнең кадерен тагын да ныграк тоярга мөмкинлек бирсен! Бәйрәмегез белән! Сез — иң яхшылар! 🩺💐 Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе

