🏅 ГТО хәрәкәте — эш урыннарында! — 15 июля 2026 г. в 09:35:57.950
🏅 ГТО хәрәкәте — эш урыннарында! Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләренә ГТО отличиесе билгеләре турыдан-туры эш урыннарында тапшырылды. Бу — сәламәт яшәү рәвешенең һәм актив тормыш позициясенең ачык мисалы. Хезмәткәрләр үзләре дә спорт белән шөгыльләнеп, яшьләргә матур үрнәк күрсәтә. ГТО билгесе — яхшы физик әзерлек, тырышлык һәм ихтыяр көче нәтиҗәсе. Бүләкләнүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңа уңышлар, сәламәтлек һәм спорт рухын югалтмавыгызны телибез! 💪 ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе — Марат Халитов

