🌅🌈 Дуслар, бүген кемнең генә статусына күз салсаң да — искиткеч кояш баешы һәм күз яв... — 21 августа 2026 г. в 19:33:00.072
🌅🌈 Дуслар, бүген кемнең генә статусына күз салсаң да — искиткеч кояш баешы һәм күз явын алырлык салават күпере сүрәтләре! Әлеге могҗизави матурлыкны күрә, соклана һәм аның белән уртаклаша беләбез икән, димәк, без тормышның, дөньяның чын матурлыгын күрә һәм бәяли беләбез дигән сүз. Бу бик зур бәхет! ✨Хәерле кич, дуслар! Эш атнасы да тәмамланып килә. Алда безне көткән ял көннәре дә менә шушы кояш баешы кебек тыныч, ә салават күпере кебек якты һәм төрле төсләргә бай булсын! Барыгызга да искиткеч зур куанычлар һәм күңел тынычлыгы алып килгән матур яллар телибез! 💚🌿

