🤲 Баланы мәктәпкә озатканда укый торган дога — 2 сентября 2026 г. в 08:21:14.077
🤲 Баланы мәктәпкә озатканда укый торган дога Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән! Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр. Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит. Рабби зиднии гыйлмән. И, Раббым! Гыйлемемне арттыр («Та Һа» сүрәсе, 114). Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән. Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде. Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии. И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш («Та Һа» сүрәсе, 25-28).

